Главная »
2013 » Декабрь » 26 » Китапханәчеләр семинары
15:15 Китапханәчеләр семинары |
 17 декабрь көнне Корсабаш
урта мэктэбендэ "Информацион культура тәрбияләүдә мәктәп китапханәсенең төп
юнәлешләре” дип аталган темага китапханәчеләр семинары булып узды. Киңәшмә
Корсабаш урта мәктәбе китапханәчесе Зөлфия Рашатовнаның шушы темага кагылышлы чыгышы белән башланып китте. Шулай ук семинар
барышында бу уку елында юбилейлары булачак
язучыларның туган көннәре уңаеннан уздырылачак чаралар, киләсе
яртыеллыкка газета-журналларга язылу, мәктәп укучыларының нинди китапларны
яратып укулары турында фикер алышулар булды.
Җыелышта китапханәчеләр шулай ук
"Яраткан язучыларыбыз” дигән темага бик кызыклы кичә дә карап уттеләр. Мәктәп
укчыларының көче белән оештырылган "Дуслык белән көчле без” дип исемләнгән концерт кигән кунакларның күңелләренә хуш
килде. Семинар түгәрәк өстәл артындагы киңәшмә өлеше белән тәмамланды. Китапханәчеләр
узләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, бер-берсе белән фикер алыштылар.
Әлеге очрашуда килгэн кунаклар рухи азык һәм
файдалы мәгълумат алып китте. |
Просмотров: 654 |
Добавил: Rustem
| Рейтинг: 0.0/0 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[
Регистрация |
Вход ]