Главная » 2011 » Декабрь » 15 » "Кыңгырау"да яшь спортчылар үсә
14:39
"Кыңгырау"да яшь спортчылар үсә
Агымдагы уку елында «Кыңгырау» балалар бакчасының зурлар төркеме балалары "Яшьлек” яшьләр һәм спорт бүлеге оештырган "Теннис” түгәрәгенә йөри башладылар. Тренер Исмаилов Фархут Усманович балаларга теннис уйнауның тәүге сабакларын бирә. Балалар бик теләп шөгыльләнәләр. 12 декабрь көнне түгәрәккә йөрүче балалар арасында "Күңелле стартлар” ярышы оештырылды. Балалар ике командага бүленеп, әлеге спорт төре буенча ярыштылар, көч сынаштылар. Ярыштан балалар зур канәгатьләнү, шатлык хисләре белән таралышты.
Просмотров: 548 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]