Главная » 2013 » Февраль » 7 » Кышкы Спартакиада. Йомгаклау
08:39
Кышкы Спартакиада. Йомгаклау

6 февраль көнне Саба кадет интернат-мәктәбе базасында мәгариф хезмәткәрләре арасында узучы кышкы Спартакиаданың йомгаклау ярышлары булып үтте. Бирегә җыелган хезмәткәрләр канат тарту, шахмат, дартс, хатын-кызлар «отжимание», ир-атлар турникта тартылу буенча үз көчләрен сынадылар. Ярышлар мавыктыргыч һәм бик күңелле үтте. Турникта тартылу буенча Гатиятов Руслан (Шекше) беренче, Исмагилов Динар (Саба кадет интернат-мәктәбе) икенче, Карамов Айдар (К.Мишә) өченче урыннарны алдылар. «Отжимание» ярышында Миңнуллина Наиләгә (Симет) тиңнәр булмады. Икенче урынны исә Басырова Тансылу (Лесхоз), өченче урынны Ахмедзянова Лениза (Икшермә) алды. Хатын-кызлар арасында узган дарст ярышында Шакурова Ләлә (Кибәче) беренче, Миннегалиева Сания (З.Нырты) икенче һәм Закарова Илсира (Эзмә) өченче булдылар. Ир-атлар арасында узган дартс ярышында Давлетзянов Альберт (Лесхоз) беренче, Гайнуллин Ильнар (Саба кадет интернат – мәктәбе) икенче, Газизов Марат (Сабабаш) өченче урыннарны алуга ирештеләр. Канат тарту ярышында Мичән урта мәктәбе беренче, Тимершык икенче һәм Шыңар урта мәктәбе өченче булды. Шахмат ярышында ир-атлардан Сабитов Илназ (Эзмә) беренче, Миннебаев Наиль (Икшермә) икенче, Нигматзянов Фәргать (Юлбат) өченче урыннарны алдылар. Хатын-кызлар арасында Гарипова Алсу (Шекше) беренче, Нигметзянова Наилә (К.Мишә) икенче, Каримова Равия (Юлбат) өченче булдылар. Гомуми нәтиҗәләрдән соң командалар арасында беренче урынны Шекше урта мәктәбе, икенче Саба кадет интернат – мәктәбе һәм өченче урынны Эзмә урта мәктәбе алды. Спартакиаданы ябу тантанасында Саба районы мәгариф бүлеге башлыгы Шакиров И.Ф. катнашучыларны, җиңүчеләрне котлап узды һәм алдагы республика этабында узачак ярышларда уңышлар теләде. Ярышларда нәтиҗәле чыгыш ясаучылар Шакиров И.Ф. кулыннан грамоталар һәм акчалата бүләк алдылар. Шекше, Саба кадет интернат-мәктәбе һәм Эзмә урта мәктәпләренә спорт җиһазлары алу өчен сертификатлар тапшырылды. Шулай ук беренче урынны алган Шекше урта мәктәбенә кубок бирелде. Барлык җиңүчеләрне котлыйбыз һәм яңа уңышлар телибез!
Просмотров: 797 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]