Главная » 2012 » Июнь » 5 » Лагерь ачылу тантанасы.
13:43
Лагерь ачылу тантанасы.

         1 июньнән Явлаштау авылында урнашкан балалар сәламәтләндерү лагере "Кояшкай" ("Солнышко") үзенең эшен башлады. Быелгы җәйдә I смена - үзенчәлекле, анда районыбызның кадет интернат - мәктәбеннән 60 кадет ял итә. Алар белән хәрби юнәлештә чаралар, ярышлар, өйрәнүләр оештырыла. 4 июнь көнне лагерьны ачу тантанасы булды. Тантананы мәгариф бүлеге җитәкчесе Шакиров Илфат Фоат улы кадетларга теләк – тәкъдимнәрен җиткереп ачып җибәрде. Бәйрәмдә шулай ук "Кояшкай” лагере җитәкчесе И.И. Вәлиев, Саба кадет – интернат мәктәбе директоры И.Ш.Гайнуллин, район балалар иҗат үзәге директоры Г.И.Шафикова, балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсенең өлкән инспекторы И.Т.Зәкиев, әти – әниләр дә катнашты. "Кояшкай” лагеренда күңелне җилкендереп флаг җилфердәде. Отрядлар рапорт биреп, әзерлекләрен бәян иттеләр, тантананы кадетлар һәм Г.Ш.Мингазова җитәкчелегендәге әйдаманнар әзерләгән җыр – биюләр ямьләндерде.

Просмотров: 1663 | Добавил: Vener@dl | Рейтинг: 1.5/2
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]