Главная » 2012 » Август » 31 » Лесхоз “Ләйсән” балалар бакчасында
09:29
Лесхоз “Ләйсән” балалар бакчасында
17 август көнне балаларның мәдәни тарихи белемнәрен һәм сәламәтлекләрен үстерү максатыннан "Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге булмас " дигән мәкальне күз алдында тотып Лесхоз "Ләйсән” балалар бакчасында "Бай тарихлы Лесхозым” һәм "Универсиада алдыннан” дигән әдәби-музыкаль кичә, музыкаль ритмик биюләр, җырлы-биюле борынгы уеннар, презентация һәм Лесхоз авылының "ак әби”е сөйләүләре аша район балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен семинар- киңәшмә үткәрелде. Белемнәрен үстерү буенча курсларда булган тәрбиячеләрнең, ЮХИДИ хезмәткәрләре Гатауллин И.-ның Һәм Насыбуллин И.-ның чыгышлары тыңланылды, төрле конкурсларда җиңүгә ирешкән тәрбиячеләрне дипломнар белән бүләкләү булды. Район мәгариф бүлегенең әйдәп баручы белгече Нигъмәтҗанова Г.Р. мәктәпкәчә тәрбия бирү буенча 2011-2012 уку елына анализ ясады, яңа 2012-2013 уку елына бурычлар билгеләнде. Семинар азагында "Урман музеена” сәяхәт оештырылды.
Просмотров: 1106 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]