Главная »
2013 » Февраль » 6 » Мәгариф хезмәткәрләре арасында кышкы Спартакиада дәвам итә.
08:02 Мәгариф хезмәткәрләре арасында кышкы Спартакиада дәвам итә. |
  Мәгариф хезмәткәрләре арасында узучы кышкы Спартакиаданың икенче көне чаңгыда шуу һәм шорт-трек белән башланып ките. Чаңгы ярышында барлыгы 95 хезмәткәр катнашты. Ир-атлар өч, хатын-кызлар исә бер чакырымга узышып, үз көчләрен сынадылар. Ир-атлар арасында Валиуллин Делюс (Шәмәрдән) беренче, Галиев Азат (Эзмә) икенче һәм Башаров Фаннур (Корсабаш) өченче урыннарны алуга ирештеләр. Хатын-кызлар арасында беренче Сабирова Алисә (Саба кадет интернат-мәктәбе), икенче Басырова Тансылу (Лесхоз) һәм өченче урынга Валиева Резида (Саба кадет интернат-мәктәбе) лаек булдылар. Кызыклы һәм мавыктыргыч узган шорт-трек ярышында барлыгы 82 хезмәткәр катнашты. Ир-атлар арасында Ганиев Артур (Шыңар) беренче, Галиев Азат (Эзмә) икенче, Вафин Ленар (Саба кадет интернат-мәктәбе) өченче булдылар. Хатын-кызлар арасында Зарипова Гөлнара (З.Нырты) беренче, Фаварисова Раиля (Шекше) икенче һәм Гибадуллина Ризаля (Шекше) өченче урыннарга лаек булдылар. Беренче һәм икенче урыннарны алучы хезмәткәрләр Спартакиаданың республика этабына уздылар. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм яңа җиңүләр телибез! |
Просмотров: 590 |
Добавил: Fidane
| Рейтинг: 0.0/0 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[
Регистрация |
Вход ]