Главная » 2014 » Сентябрь » 18 » Мәгариф хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадасы
08:40
Мәгариф хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадасы

   

16-17 нче сентябрь  көннәрендә Байлар Сабасында мәгариф хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадасы булып үтте. Икенче ел үткәрелүче әлеге ярышка укытучылар ныклап әзерләнеп, яңа көчләр туплап килгәннәр. Алар үз көчләрен  йөгерү, озынлыкка сикерү, пневматик коралдан ату, гер күтәрү, йөзү, кул көрәше, биеклеккә сикерү, канат тарту төрләрендә сынадылар. Гомумкоманда зачетында беренче урынга Саба гимназиясе командасы ия булды һәм күчмә кубокны икенче ел рәттән үзендә калдырды. Сәләтле балалар өчен аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган урта гомуми белем бирү мәктәп-интернаты икенче, Тимершык урта мәктәбе өченче урынга лаек булдылар. Җиңүчеләргә грамота, акчалата бүләк һәм спорт җиһазлары алу мөмкинлеге бирүче сертификат тапшырылды. 

Просмотров: 616 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]