Главная »
2013 » Декабрь » 26 » Мәгариф хезмәткәрләренең волейбол ярышы.
18:15 Мәгариф хезмәткәрләренең волейбол ярышы. |
 Мәктәпләрдә укулар
тәмамланып, кышкы каникул башланып китте. Ә укытучылар исә, дәфтәр-китаплардан
бушаган арада, актив рәвештә спорт белән шөгыльләнәләр.Каникул вакытында мәгариф
хезмәткәрләре арасында төрле спорт чаралары үткәрү традициягә әверелде. 26нчы
декабрь көнне Саба гимназиясе бинасында волейбол ярышының район этабы узды. Биредә
үз зоналарында беренче һәм икенче урыннарны яулаган иң көчле сигез команда үзара
көч сынашты.Укытучыларның физик яктан әзерлекләре елдан-ел яхшыра. Уеннар бик
мавыктыргыч һәм киеренке рәвештә узды. Көн ахырына җиңүчеләр дә билгеле булды:
1.Симет урта
мәктәбе
2.Икшермә кадет
интернат мәктәбе
3.Тимершык урта
мәктәбе 4.Сәләтле балалар өчен аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган урта гомуми белем бирү мәктәп - интернаты.
Җиңүче командаларга
грамоталар, туплар һәм акчалата бүләк тапшырылды. Симет урта мәктәбе күчмә
кубокка ия булды. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез! |
Просмотров: 803 |
Добавил: Rustem
| Рейтинг: 0.0/0 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[
Регистрация |
Вход ]