Главная » 2012 Март 15 » “Җәмәгать тыңлаулары”
08:40 “Җәмәгать тыңлаулары” | |
17 март көнне "Мәгариф” милли проектына үз эшләрен тәкъдим итүче укытучыларның "Җәмәгать тыңлаулары” оештырыла. Әлеге чараның төп максаты - конкурста катнашучы укытучыларның эш тәҗрибәсен, һөнәри эшчәнлектә ирешкән уңышларын киң җәмәгатьчелеккә җиткерү. Җирле үзидарә органнары вәкилләре, әти-әниләр, укучылар, хезмәт ветераннары, хезмәттәшләре, массакүләм мәгълүмат чаралары белән берлектә узучы чарада быел районыбызның 8 укытучысы катнашырга теләк белдерде.
1. Мулласалихова Гөлсирә Госмановна – Шәмәрдән лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы
2.Кәримуллина Валентина Эрнстовна - Шәмәрдән лицееның башлангыч сыйныфлар укытучысы
3.Хөсәенова Гөлфия Хәйдәровна - Саба гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы
4.Хәлилова Ләйсән Хөрмәтовна - Саба гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
5.Вәлиева Резеда Рахматулловна – Саба кадет мәктәп –интернатының технология укытучысы
6.Галиева Гөлназ Муллагалиевна – Эзмә урта мәктәбенең математика, информатика укытучысы
7.Кәримуллина Эльвира Тәлгатовна - Эзмә урта мәктәбенең география, биология укытучысы
8.Хилалетдинова Мөнирә Солтанбәковна – Килдебәк урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы.
Җәмәгать тыңлаулары Иҗат үзәге базасында 9.00 сәгатьтә башлана. | |
|
Всего комментариев: 0 | |