Главная » 2015 Август 27 » Мәктәп китапханәчеләренең семинары.
10:00 Мәктәп китапханәчеләренең семинары. | |
26 нче августта Саба гимназиясендә “ ФДБСны тормышка ашыру коралы буларак мәктәп китапханәсе” темасы астында мәктәп китапханәчеләренең семинары булып узды. Семинар кысаларында Мәгарифне үстерү институтының фәнни хезмәткәре, информацион –методик тәэмин ителеш булеге мөдире Музафарова Милэүшә Хәлимовна “Заманча мәктәп китапханәсе моделе” темасына бик тирән эчтәлекле һәм күп мәгълүмат бирүче чыгыш ясады. Китапханәчеләр аңа үзләрен кызыксындырган күпсанлы сорауларын бирә алдылар. Семинарның ахырында район мәгариф бүлеге методисты Шамсевалиева Айгөл Маратовна тарафыннан узган 2014-2015нче уку елында китапханәчеләрнең эшчәнлеге анализланды, киләсе уку елына яңа бурычлар куелды. Үзара фикер алышулар белән семинар тәмамланды.
| |
|
Всего комментариев: 0 | |