17:00 Мәктәп укучылары арасында волейбол ярышы | |
28 нче март көнне Байлар Сабасының спорткомплекс бинасында мәктәп укучылары арасында волейбол ярышының муницпаль этабы үтте. Биредә үз зоналарында беренче һәм икенче урынны алуга ирешкән 16 командаүзара көч сынаштылар. Алар арасында: Шәмәрдән лицее, Саба гимназиясе, Юлбат, Тимершык, Шытсу, Корсабаш, Симет, Мичән, З. Нырты, Сәләтле балалар мәктәпләре, Икшермә кадет интернат мәктәбе укучылары бар иде. Урыннар түбәндәгечә билгеләнде: Кызлар командалары арасында: 1. Саба гимназиясе 2. Шәмәрдән лицее 3. З.Нырты урта мәктәбе Егетләр командалары арасында: 1. Мичән урта мәктәбе 2. Корсабаш урта мәктәбе 3. Симет урта мәктәбе Командаларга грамота һәм акчалата бүләк тапшырылды. Саба гимназиясе кызлары һәм Мичән егетләре күчмә кубокка ия булдылар. Җиңүче командаларны котлыйбыз! | |
|
Всего комментариев: 0 | |