Главная »
2014 » Февраль » 28 » Мәктәп укучылары Спартакиадасының республика этабы
19:54 Мәктәп укучылары Спартакиадасының республика этабы |
 28 нче февраль көнне Лесхозның "Нарат”
боз сараенда, мәктәп укучыларының I Спартакиадасы кысаларында, тимераякта узышу
ярышының республика этабы булып үтте. Ярышта 24 муниципаль район командалары көч
сынашты. Чараны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән
министры урынбасары Гиниатуллина С.В., "Мәктәптән тыш эшләр республика үзәге”
директоры Асадуллин М.Х., Саба муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф
идарәсе җитәкчесе Шакиров И.Ф., катнаштылар.
Шәхси
беренчелектә Саба гимназиясендә белем
алучы Кутдусова Алисә икенче, Зарипов Салават өченче урынга лаек булдылар. Эстафета
ярышында Саба гимназиясе командасы икенче урынны алуга иреште. Гомумкоманда
зачетында урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
1.
Чирмешән районы
2. Саба районы
3.
Питрәч районы
Командаларга грамота, медаль һәм кубоклар тапшырылды. Җиңүчеләрне
котлыйбыз! |
Просмотров: 532 |
Добавил: Rustem
| Рейтинг: 0.0/0 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[
Регистрация |
Вход ]