Главная » 2011 Август 19 » "Мәктәпкә җыенырга булыш!" хәйрия акциясе
14:42 "Мәктәпкә җыенырга булыш!" хәйрия акциясе | |
19 август көнне Район мәдәният йортында ”Мәктәпкә җыенырга булыш!” хәйрия акциясе узды. Бу бәйрәмдә ярдәмгә мохтаҗ беренче класска керүче балаларга акчалата ярдәм күрсәтелде, портфельләр тапшырылды. Саба муниципаль район башлыгы Рәис Нургали улы Миннеханов яңа уку елы башлануы белән котлады, үзенең изге теләкләрен җиткерде.
Казан дәүләт технология университеты проректоры И.А. Абдуллин (11 укучыга), шәхси эшмәкәрләр акчалата ярдәм күрсәттеләр, Район электр элемтәсе үзәге җитәкчесе Т.В. Галиев 6 беренче сыйныф укучысына портфельләр тапшырды, яңа уку елы белән котлады.
Әлеге бәйрәм матур концерт программасы белән үрелеп алып барылды.
Шәмәрдән лицеена 1 сыйныфка укырга керүче 5 укучыга Шәмәрдән ХПП оешмасы , шәхси эшмәкәрләр 7 укучыга акчалата ярдәм күрсәтте. Әлеге хәйрия чаралары әле алга таба дәвам итәчәк. Социаль яклау органнарыннан почта аша 26 укучыга акчалата ярдәм киләчәк. Тукай елы уңаеннан да бик күп чаралар үтә. Тукай бәйрәме район күләмендә зурлап 30 августта билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм чарасында 1 сентябрь да беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче 5 бәләкәчкә бүләк тапшырылачак. | |
|
Всего комментариев: 0 | |