Главная » 2013 Февраль 22 » Мәктәпләренең өстәмә белем бирү укытучылары семинары
08:33 Мәктәпләренең өстәмә белем бирү укытучылары семинары | |
19 нчы февраль көнне Балалар иҗат үзәгендә "Балаларга өстәмә белем һәм тәрбия бирү системасы: үсешнең яңа үзенчәлекләре һәм җәмгыятьнең социаль таләбе” исеме астында район мәктәпләренең өстәмә белем бирү укытучылары өчен семинар уздырылды. Балалар иҗат үзәге каршында эшләп килүче түгәрәк җитәкчеләренең мастер-класслары, дәресләре һәм шулай ук хореография буенча инде бик күп еллар ТР Җыр һәм бию Дәүләт ансамбленең балет артисты булып эшләүче Галиев Илдар Нурхадиевич тарафыннан мастер-класс күрсәтелде. Семинарның икенче өлешендә Балалар иҗат үзәгенең берләшмәләрендә шөгыльләнүче укучылар ярдәмендә әзерләнгән концерт күрсәтелде. Эшлекле очрашуның өченче өлешендә һәр укытучы үткәргән дәресенә үзанализ ясады, килгән кунаклар үзләренең фикерләре белән уртаклашты. 2012-2013 нче уку елының I яртыеллыгында ирешкән уңышлар һәм яңа конкурслар, нигезләмәләр белән укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ф.Ф. Гайнетдинова таныштырып үтте. Күрсәтелгән мастер-класслар һәм ачык чаралар киләчәктә өстәмә белем бирү укытучыларына файдалы булыр дип ышанасы килә. | |
|
Всего комментариев: 0 | |