Главная »
2014 » Январь » 23 » Математика укытучылары семинары.
20:21 Математика укытучылары семинары. |
 23
январь көнне Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә "Математик белем
сыйфатын күтәрүдә интерактив технологияләр куллану" дигән темага
математика укытучыларының район семинары үтте. Семинар кысаларында математика
укытучысы Вильданова Ә.Г. 8 сыйныфта "Квадрат тигезләмә төшенчәсе. Тулы
булмаган квадрат тигезләмәләр" дигән темага дәрес уздырды. Укыту эшләре
буенча директор урынбасары, математика укытучысы Габделхаева Р.Р. 9 нчы сыйныф
укучыларын дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү буенча мастер-класс
күрсәтте, "Математика укытучысының үз белемен күтәрү өстендә
эшчәнлеге" дигән темага чыгыш ясады. Математика укытучысы Ильясова Р.Г. 11
нче сыйныф укучыларын бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләү буенча мастер-класс
күрсәтте, квалификация күтәрү курсларында алган яңалыклары белән уртаклашты.
Мәгариф идарәсе методисты Давлетшина Г. Ф. районның гомумбелем бирү
учреждениеләрендә математика укытуның торышына анализ ясады, алда торган
бурычларга тукталды. |
Просмотров: 802 |
Добавил: Administrator
| Рейтинг: 0.0/0 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[
Регистрация |
Вход ]