20:22 Математика укытучыларының район семинары | |
29 октябрь көнне укучыларны математикадан бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләү буенча ресурс үзәк булып торучы сәләтле балалар мәктәбе базасында район семинары үтте. Семинар кысаларында район методик берләшмәсе җитәкчесе, сәләтле балалар мәктәбенең югары квалификацион категорияле математика укытучысы Мәннанова Резидә Әдһамовна укучыларны дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләүнең методик аспектлары турында сөйләде, 2015 елгы бердәм дәүләт имтиханы бланкы белән таныштырды, яңа демовариантларны карап чыкты. Сәләтле балалар мәктәбенең югары квалификацион категорияле математика укытучысы Яхина Рушания Хәлиловна һәм Шәмәрдән лицееның I квалификацион категорияле математика укытучысы Галиәхмәтова Алсу Сәлимовна катлаулы мәсьәләләр чишү буенча практикум үткәрделәр. Мәгариф идарәсе методисты Дәүләтшина Гөлнара Фоатовна алда торган бурычларга тукталды. | |
|
| |
| Всего комментариев: 0 | |


