Главная » 2011 » Октябрь » 24 » Мини-футбол буенча район беренчелеге
13:32
Мини-футбол буенча район беренчелеге
  22 октябрь көнне Килдебәк урта мәктәбе спорт залында укучылар арасында мини-футбол буенча район беренчелеге үтте. Район ярышында үз зоналарында беренчелекне алган командалар көч сынашты.
     Укучы егетләр арасында I урынга-Саба гимназиясе командасы, II урынга Шәмәрдән лицее командасы, III урынга Сатыш урта мәктәбе командалары ия булды.
    Укучы кызлар арасында да уен бик киеренке барды. III урынга – Шыңар урта мәктәбе, II урынга- Икшермә урта мәктәбе, I урынга – Шәмәрдән лицее командасы кызлары чыкты.
     Җиңүче командалар мактау грамоталары һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр.
    Шушы командалар арасында иң яхшы уенчылар да билгеләнде: кызлардан - Фаляхова Ландыш (Икшермә урта мәктәбе), егетләрдән - Валеев Раил (Саба гимназиясе).
    Бу ярышларда беренчелекне алган командалар, район данын Республиканың зона ярышында яклаячаклар.
Просмотров: 569 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]