Главная » 2011 » Декабрь » 27 » Семинар - киңәшмә
15:54 Семинар - киңәшмә | |
27 декабрь көнне Мишәбаш башлангыч мәктәбендә «Федераль дәүләт стандартлары шартларында башлангыч сыйныфларда укыту процессын информацион-мәгълүмати чаралар белән тулыландыру» дигән темага башлангыч мәктәп мөдирләре семинар киңәшмәсе булып узды. Җитәкчеләр игътибарына 1 сыйныфта математика фәненнән «Сантиметр» ( укытучы –Шакирова Р.Р.), 2 сыйныфта татар теле «Тамыр» темасы астында ( укытучы –Фазыйлова Ф.В.) ачык дәресләр, дәрестән тыш эшчәнлек "Математик Экспресс” ( укытучы –Галимуллина Л.Р.), класстан тыш чара (укытучы – Шакиров Б.М.) тәкъдим ителде. Киңәшмә өлешендә Мишәбаш башлангыч мәктәбе укытучыларының эшчәнлекләренә , ачык дәресләргә анализ ясалып уңай бәя бирелде. Икенче чирекне йомгаклау, Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрүгә әзерлек, укучыларның кышкы каникулларын үткәрү буенча чыгышлар тыңланды. | |
|
Всего комментариев: 0 | |