Главная »
2012 » Декабрь » 18 » Музыка җитәкчеләре семинары
16:26 Музыка җитәкчеләре семинары |
  Балалар бакчасының төп эш юнәлешләренең берсе булган музыкаль тәрбия бирүдә булган үзенчәлекләр, әлеге юнәлештә эшне оештыруның төп формалары турында сөйләшү, тәҗрибә уртаклашу максатыннан, 18 декабрь көнне Олы Шыңар "Әллүки” балалар бакчасында район балалар бакчаларында эшләүче музыка җитәкчеләре семинары булып үтте. Семинарны ачып, бакча мөдире Сәхипова Лилия Рәүф кызы чыгыш ясады. Ул бакча эшчәнлеге, коллективта хезмәт куючылар, ирешкән уңышлары белән таныштырды. Олы Шыңар "Әллүки” балалар бакчасында музыка җитәчесе булып югары белемле, 1 квалификацион категорияле, 21 ел педагогик стажы булган тәрбияче Сафина Римма Мөхәммәтнәҗиповна эшли. Семинарның икенче өлешендә әлеге педагог җитәкчелегендә кечкенәләр төркеме балалары белән "Авазларның характеры” (тәрбиячеләре Сафина Ч.Н., ГалиеваР.К.), зурлар төркеме белән "Музыкада рәсем” (тәрбиячеләре Вафина Э.М., Галимуллина Р.К.) темасына дәрес һәм инглиз теле түгәрәге (түгәрәк җитәчесе Мубаракова Гөлнар Раузит кызы) шөгыле күрсәтелде. Музыка дәресләре, шулай ук чит телне өйрәнү түгәрәге шөгыле дә белем һәм тәрбия бирүнең заман таләпләренә туры китереп, югары дәрәҗәдә оештырылуын күрсәтте. Семинарның лекция - практикум өлешендә Олы Шыңар балалалар бакчасының музыка җитәкчесе Сафина Римма Мөхәммәтнәҗиповна үз хезмәт тәҗрибәсе белән таныштырды, "Музыканы рәсемдә ясау” темасына мастер – класс үткәрде. Семинарның йомгаклап, район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә тәрбия буенча әйдәп баручы белгече Айгөл Димөхәммәтова чыгыш ясады. Ул уз чыгышында музыкаль тәрбия бирү эшен федераль дәүләт таләпләре нигезендә оештырылу, музыка җитәкчесенең эшен планлаштыру үзенчәлекләре белэн таныштырды, музыка җитәкчеләрен һәм балаларны төрле конкурсларда актив катнашырга чакырды. |
Просмотров: 810 |
Добавил: Fidane
| Рейтинг: 0.0/0 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[
Регистрация |
Вход ]