Главная » 2010 » Февраль » 27 » “Перспектив башлангыч мәктәп” УМКасы буенча укытучыларның портфолио республика конкурсы.
15:06
“Перспектив башлангыч мәктәп” УМКасы буенча укытучыларның портфолио республика конкурсы.
     2 ноябрьдән 20февральгә кадәр республикада "Перспектив башлангыч мәктәп” УМКасы буенча укытучыларның портфолио конкурсы булды. Бу конкурска Саба гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Багавиева Г.Н.һәм Шәмәрдән лицееның башлангыч сыйныфлар укытучысы Назмутдинова Э.Г.лар үзләренең эшләрен җибәрделәр. 100 портфолио арасыннан 17 укытучының эше призлы урынга чыга. Шулар арасында безнең укытучыларыбыз да бар.
     24 февраль көнне Казанның №121 лицее базасында " "Перспектив башлангыч мәктәп” УМКасында Федераль Дәүләт Гомумбелем стандартларының тормышка ашырылуы” темасы астында республика семинары булды. Семинарда Багавиева Г.Н. һәм Назмутдинова Э.Г. үзләренең портфолиоларын яклап чыгыш ясадылар. Һәм алар Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгының һәм «Академкнига/учебник» нәшриятенең грамоталары белән бүләкләнделәр. Саба гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Багавиева Г. Н. "Современный урок" номинациясендә 3 нче урынны яулады, Шәмәрдән лицееның башлангыч сыйныфлар укытучысы Назмутдинова Э.Г. "Творческая мастерская” номинациясендә лауреат исеменә лаек булды . Афәрин! Укытучыларны җиңүләре белән котлыйбыз, тагын да зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз!
Просмотров: 1749 | Добавил: admin | Рейтинг: 2.5/2
Всего комментариев: 2
2 лилия  
0
Голшат Накиповна, Энже Рафиковна! Мин сезнен очен бик шат, алга таба да унышлар телим.

1 Айгуль Шагинуровна  
0
Голшат Накиповна, сезне чын кунелемнэн лаеклы зур жинуегез белэн тэбрик итэм. Алга таба да ижади унышлар телэп калам.

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]