Главная » 2012 » Декабрь » 26 » Президент чыршысы
11:18
Президент чыршысы

26 нчы декабрь көнне Казанның "Татнефть-арена” боз сараенда Президент чыршысы үтте. Бәйрәмдә безнең районнан 30 укучыдан торган делегация катнашты. Алар арасында фән олимпиадаларында, спорт ярышларында, иҗади бәйгеләрдә җиңүчеләр, социаль яклауга мохтаҗ гаиләләрдәге укучылар катнашты.
Балаларга күрсәтелгән Яңа ел әкиятенең сюжеты спорт һәм Казанда узачак Универсиада белән бәйле иде. Әкият геройлары тылсымлы ут кабызу өчен очкыннар эзләп илләр буенча мавыктыргыч сәяхәткә юл тоттылар. Чараны Ирина Винер тәрбияләгән гимнаст кызларның чыгышлары ямьләндерде. Бәйрәм азагында танылган эстрада йолдызы Максим үзенең җырларын бүләк итте.
Просмотров: 568 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]