Главная »
2012 » Март » 19 » “Президент уеннары” - Бөтенроссия спорт ярышларының район этабы
11:09 “Президент уеннары” - Бөтенроссия спорт ярышларының район этабы |
16-17 нче март көнне Байлар Сабасында мәктәп укучылары арасында "Президент уеннары” дип аталган Бөтенроссия спорт ярышларының район этабы узды. Бәйгедә 23 команда катнашты. Беренче көнне алар Балалар иҗат үзәгенең актлар залында Олимпия уеннарына багышланган иҗади чыгышлар күрсәттеләр һәм бу өлкәдә белемнәрен сынадылар. Мәктәп командалары барысы да яхшы хәзерләнеп килгәннәр, жюрига да нәтиҗә ясау җиңелләрдән булмады. Шулай да иң кызыклы һәм эчтәлекле чыгыш ясаган, сорауларга дөрес җавап биргән 10 команда билгеләнде һәм алар ярышның икенче турына үттеләр.17 нче мартта Саба гимназиясе базасында җиңүче командалар озынлыкка сикерү, йөгерү, турникта күтәрелү һәм башка төрләрдән нормитивлар тапшырдылар. Барлык очколарны исәпләгәннән соң урыннар түбәндәгечә билгеләнде: 1 урын – Шыңар урта мәктәбе 2 урын – Саба кадет-интернат мәктәбе 3 урын – Саба гимназиясе Җиңүчеләргә грамота һәм акчалата бүләк тапшырылды. |
Просмотров: 638 |
Добавил: Fidane
| Рейтинг: 0.0/0 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[
Регистрация |
Вход ]