Главная » 2015 » Декабрь » 15 » Психологик үзәктә «Ачык ишекләр” көне
15:57
Психологик үзәктә «Ачык ишекләр” көне

   

Байлар Сабасында балаларга һәм аларның әти-әниләренә психологик ярдәм күрсәтү буенча “Семицветик”дип аталган психологик үзәк уңышлы гына эшләп килә. 14 декабрьдә үзәктә «Ачык ишекләр” көне үткәрелде. Бу чараны районның психологлар методик берләшмәсе оештырды. Чарага 24бала һәм аларнын әти-әниләре чакырылган иде. Балаларнын күбесен өйдә укучылар тәшкил итте. Очрашу барышында балалар үзәкнең “сенсор” бүлмәсе белән таныштылар, алар анда тынычлану күнегүләрен эшләргә өйрәнделәр. Балаларның күңелләренә бигрәк тә  “коры бассейн”, күпертелгән гимнастик шарлар белән бәйле күнегүләр ошады. Шушы вакытта балаларның әти-әниләре белән “Уңышлы ата-ана” дигән тренинг үткәрелде.  Сенсор бүлмәсеннән соң балаларга төсле кәгазьдән чыршы ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Бу ясалган чыршылар балаларның үзләренә истәлеккә калды.

Шулай ук балалар концерт барышында үзләре өйрәнеп килгән шигырь-җырларын сөйләделәр. Саба гимназиясеннән килгән “Ләйсән” ансамбле үзенең җырларын бүләк итте. Районыбызның талантлы биючесе Ләйсән Зарипова үзенең бию программасы белән чыгыш ясап, кунакларны сөендерде.

Чара ахырында балалар янына Кыш бабай, Кар кызы һәм аларның дуслары килеп, якынлашып килүче бәйрәм белән котлап бүләкләр өләштеләр.

Әлеге чарадан килгән кунаклар үзләренә позитив эмоцияләр алып, оештыручыларга рәхмәт сүзләре әйтеп, тагын килү теләге белән таралыштылар. 

 

Просмотров: 527 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]