Главная »
2010 »
Апрель »
19 » Район бәйгеләре нәтиҗәләре
09:41 Район бәйгеләре нәтиҗәләре |
Агымдагы елның 10 мартыннан 5 апрелена кадәр
районда "Елның иң яхшы директоры” hәм "Елның иң яхшы директор урынбасары”
республика конкурсларының район этабы үткәрелде. Укыту эшләре буенча директор
урынбасарлары бәйгесендә барлыгы 6 мәгариф учреждениесеннән оештыру комитетына
материаллар тәкъдим ителсә, директорлар бәйгесендә 3 җитәкче катнашты.
Конкурска тәкъдим ителгән материалларны өйрәнгәннән соң 2 җитәкченең эше республика бәйгесендә катнашу
хокукына ия булды. Алар – Шәмәрдән лицееның директор урынбасары Каримуллина Резеда Шаукатовна һәм Икшермә урта мәктәбе
директоры Петров Александр Владамирович. "Елның иң яхшы
директоры” hәм "Елның иң яхшы директор урынбасары” район
бәйгеләре конкурсантлары:
- Нуриева
Диләрә Бәдертдиновна – Кызыл Мишә төп мәктәбе директоры;
- Петров
Александр Владимирович - Икшермә урта мәктәбе директоры;
- Гаптерафиков
Хәмит Габдерашитович – Олы Шыңар урта мәктәбе директоры;
- Файзрахманова
Гүзәлия Касыймовна – Шекше урта мәктәбенең укыту эшләре буенча директор
урынбасары;
- Мусина
Җәүhәрия Хәниповна – Түбән Шытсу урта мәктәбенең укыту эшләре буенча
директор урынбасары;
- Миннеханова Миңсылу Фәнәвиевна – Тимершык
урта мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары;
- Каримуллина
Резеда Шаукатовна - Шәмәрдән лицееның укыту эшләре буенча директор
урынбасары;
- Миннебаева
Альфира Дәүләтгараевна – Мичән урта мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары;
- Сагитова Гөлчирә Әсхадулловна – Олы Шыңар
урта мәктәбенең укыту эшләре буенча
директор урынбасары
Шулай ук районның 3 мәгариф учреждениесының конкурс материаллары республика
комиссияләренә тәкъдим
ителде.
"Татарстанның иң яхшы мәктәпләре” республика бәйгесе - Саба гимназиясе; - Түбән Шытсу урта мәктәбе;
"Матур мәктәп” республика бәйгесе - 2нче номерлы Саба урта мәктәбе.
Бәйгеләрнең
район һәм республика турларында актив
катнашкан барлык конкурсантларга, мәгариф учреждениеләренә рәхмәт белдерәбез, республика
этабында катнашучыларга уңышлар телибез.
|
Просмотров: 737 |
Добавил: admin
| Рейтинг: 0.0/0 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[
Регистрация |
Вход ]