Главная » 2013 » Февраль » 15 » Район балалар думасы сессиясе
15:32
Район балалар думасы сессиясе

13 февраль көнне Балалар иҗат үзәгендә Район балалар думасының чираттагы сессиясе булып узды. Утырышның көн тәртибе буенча, Район балалар думасы спикеры Газизова Илзираның беренче ярты еллыкка отчёты тыңланылды, яңа спикер сайланды һәм комитет җитәкчеләре билгеләнелде, район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге өлкән инспекторы, полиция майоры Зәкиев Илфат Тагирович һәм "Костёр” лагерында катнашкан Юлбат урта мәктәбе активисты Галлямова Фирүзә чыгышыннан соң, "Мин һәм минем командам” конкурсына нәтиҗәләр ясалды, карар кабул ителде. Шулай ук утырышта узган конкурсларга йомгак ясалып, алда уздырылачак конкурслар белән таныштырылды. Район балалар думасы Спикеры вазыйфасына Саба кадет- интернат мәктәбе укучысы Валеева Алинә билгеләнде.
Просмотров: 604 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]