Главная » 2012 » Апрель » 28 » Республикакүләм иҗади - эзләнү эшләр бәйгесе финалы
11:33
Республикакүләм иҗади - эзләнү эшләр бәйгесе финалы

                                                                               26 апрель көнне Казан милли тикшеренү технологик университеты тарафыннан үткәрелгән иҗади – эзләнү эшләре буенча бәйгенең финалы үтте. Әлеге бәйгедә безнең район укучылары һәм мөгаллимнәре дә: Юлбат урта мәктәбенең технология укытучысы Р.Мөбәрәкҗанов, Саба гимназиясеннән 4 нче сыйныф укучысы Р.Габдрахманов, Аллахияр һәм Хөснулла Валиуллин исемендәге сәнгать мәктәбеннән С.Солтановлар да актив катнашты. Р.Габдрахманов үзләре ясаган "Татар курае”нда татар көйләренә тезмә уйнап махсус бү-ләккә һәм сертификатка ия булды. Юлбат урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Галлямова Алсу "Тенеки көмешчесе” дип аталган проект эше белән әлеге конференциядә уңышлы чыгыш ясады һәм җиңү яулап I урынга лаек булды. Ул диплом һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде. Җитәкчесе Фәтхриева Рәйханә Хәнәфияовна Рәхмәт хатына һәм истәлекле бүләккә ия булды. Укучыларыбызны котлыйбыз, киләчәктә дә эзләнү өлкәсендә уңышлар телибез.

Просмотров: 879 | Добавил: Vener@dl | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]