Главная » 2010 » Декабрь » 22 » Рус теленнән кече олимпиада
09:29
Рус теленнән кече олимпиада
       21 декабрь көнне Саба гимназиясендә 4 класс укучыларының рус теленн кече олимпиадасы булып узды. Башлангыч сыйныфларда ук иң белемле укучыларны ачыклау инде традициягә әйләнеп китте. Ел саен чиратлашып олимпиадалар математика, рус теле, әйләнә тирә дөнья һәм тормыш иминлеге нигезләреннән үтә. Олимпиаданың беренче этабы, 1нче декабрьдән 18 декабрьгә кадәр, барлык мәктәпләрдә үтте. Җиңүче укучылар район турында катнаштылар. Олимпиада бик оешкан төстә, 1,30 сәгать дәвамында барды. Башлангыч сыйныф укучыларының рус теленнән алган белемнәрен күтәрү; тирән һәм ныклы белем булдыру; логик фикерләү сәләтләрен ачу; орфографик дөрес язу күнекмәләрен, беренчел практик күзаллауларын үстерү максат итеп куелды.
     Менә аның нәтиҗәләре.
    Рус төркеме:
  1 урын Гарипов Ильмир - Шәмәрдән лицее (Укытучы: Назмутдинова Э.Р.), (35)
  2 урын Яковлева Диана - Шәмәрдән лицее (Укытучы: Назмутдинова Э.Р.), (31)
  3 урын – Тюшин Данил – Лесхоз урта мәктәбе (Укытучы:Закиева Р.Р.), (27)
   Татар төркеме:
  1 урын – Баталова Ангелина- Елыш башлангыч мәктәбе (Укытучы: Рамазанова Р.В.), (29)
  2 урын – Зарипова Гүзәлия – Мишәбаш башлангыч мәктәбе (Укытучы:Шакирова Р.Р.), (27)
  3 урын – Харисова Энҗе – Сатыш урта мәктәбе (Укытучы:Шакирова А.Х.), (26)
    Барлык катнашучыларга рәхмәт белдерәбез, җиңүчеләрне котлыйбыз! Саулык-сәламәтлек, укуларында зурдан-зур уңышлар телибез.Тулырак нәтиҗәләр белән олимпиадалар битендә танышырга мөмкин.
Просмотров: 1053 | Добавил: admin | Рейтинг: 2.5/2
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]