Главная » 2015 Декабрь 20 » Сәхнәдә Балалар Иҗат үзәге хезмәткәрләре
18:54 Сәхнәдә Балалар Иҗат үзәге хезмәткәрләре | |
18 декабрь көнне Ш.Биктимеров исемендәге район культура йортында Ләбиб Леронның “Кычыткан чыпчыгы” спектакле сәхнәгә куелды. Драматург Ләбиб Лерон да спектакльны тамаша кылып, үз фикерен җиткерде. Акча артыннан куу, вак җанлылык кебек сыйфатларны җиңәрдәй хисләр дә барлыгы әсәрдәге Фирая образы аша ачык бирелә. Нәкъ менә киң күңеллелек, кешелеклелек, күңел байлыгы кебек асыл сыйфатларны күңелләребездә яшәтергә өндәгән әсәр белән быелгы сезон, ягъни 2015 ел – Әдәбият елы йомгакланды. Афәрин, егетләр – кызлар!
| |
|
Всего комментариев: 0 | |