Главная » 2015 » Июль » 15 » Сәләт ял белән мәгърифәтне берләштерә
10:48
Сәләт ял белән мәгърифәтне берләштерә

 Сәләттә эш рухы хөкем сөрә. Башта әйдаманнар һәм өлкән әйдаман үзләренең үткәрәчәк дәресләрен презентация аша тәкъдим иттеләр, сәлкешләр һәрберсе 3 дәрес сайлап алды. Атна дәвамында физика, география, журналистика, риторика, инглиз теле, информатика кебек фәннәрдән сәлкешләр кызыклы ачышлар ясаячаклар. Шулай ук Иҗат үзәге белгече, яшь шагыйрь Ильнар Хазиев та сәлкешләрне "Серле каләм" остаханәсе белән таныштырды. Нарат боз сараена сәяхәт кылу да күтәренке күңелләрне тагын да ачып җибәрде. Ә кичен исә Әскәрия көненә багышланган видеконкурс үтте. Бу ярышта 3 төркем "Әскәр" отты. 

 

Просмотров: 404 | Добавил: Vener@dl | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]