Главная » 2015 » Июль » 7 » “Сәләт”леләр Биләргә җыелды
22:06
“Сәләт”леләр Биләргә җыелды

7-12 июль көннәрендә Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгында яшьләрнең “Сәләт” Халыкара белем бирү форумы узачак. “Сәләт – Саба” аланы да бүген бирегә килеп урнашты.  Монда һәр алан үз эшчәнлекләрен үзенчәлеклерәк итеп тәкъдим итәчәк. Шулай ук аларны фән, сәнгать, мәдәният һәм спорт өлкәсендәге күренекле шәхесләр белән очрашулар да көтә.

Сәләтле балалар үзләренең спорт һәм акыл ягыннан чыныгуын төрле чараларда – брейн-ринг, интеллектуаль марафон, шахмат, волейбол, футболда сынап караячак. 
Әлеге җыен вакытында "Сәләт" аланнары арасында Шаяннар һәм Тапкырлар Клубы фестивале дә булыр дип көтелә. Бу көннәрдә аланнар бер-берсен сәламләп, сөрәннәр әйтерләр, “Сәләт”нең җырларын, аланнарның үз гимннарын кабат – кабат  башкарырлар һәм Биләрдәге күңелле вакыйгалар җәйге ялның тагын бер матур мизгеле булып сәлкешләр күңелендә уелып калачак.  

 

Просмотров: 447 | Добавил: Vener@dl | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]