Главная » 2015 Июль 22 » “Сәләт – Саба” аланы үз эшенә йомгак ясады
09:11 “Сәләт – Саба” аланы үз эшенә йомгак ясады | |
2 июль көнне үз эшен башлап җибәргән “Сәләт” сменасы 22 июльдә тәмамланды. 21 июль көнне лагерьның ябылу тантанасы булып үтте. Анда район башлыгы Р.Н.Минниханов, Башкарма комитет җитәкчесе Р.М.Гасимов, мәгариф идарәсе җитәкчесе И.Ф.Шакировлар катнашты. 21 көн буена нинди генә кызыклы чараларда катнашмады сәлкешләр. Смена тәмамланырга бер көн кала киләчәккә капсула калдыру бигрәк тә кызыклы тоелды. Киләсе елгы сәлкешләр аны табып, укыр диеп ышанабыз. Спорт уеннары көндәгечә традициягә әверелде. Шулай ук сәлкешләр үзләренең лагерьга булган бүләкләрен тәкъдим иттеләр, почтага килгән бихисап күп хатлар укылды, анда бик хисле теләкләр күп иде.
| |
|
Всего комментариев: 0 | |