20:42 “Сәләт-Саба” сәлкешләре Изге Биләр җирендә | |
9-14 июль көннәрендә Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгында яшьләрнең “Сәләт” Халыкара белем бирү форумы узачак. Монда һәр алан үз эшчәнлекләрен үзенчәлеклерәк итеп тәкъдим итәчәк. Шулай ук аларны фән, сәнгать, мәдәният һәм спорт өлкәсендәге күренекле шәхесләр белән очрашулар да көтә. Сәләтле балалар үзләренең спорт һәм акыл ягыннан чыныгуын төрле чараларда – брейн-ринг, интеллектуаль марафон, шахмат, волейбол, футболда сынап караячак. Көн салкынча, яңгырлы булса да, Биләрдә ял итүче "Сәләт - Саба" сәлкешләренең йөрәкләре, хисләре кайнар. Алар бар көчләрен, игътибарларын җигеп төрле ярышларда катнаша, алда үтәселәренә әзерләнә. Бүгенге ярышларда исә уңышлары да бар: шахмат ярышларында безнекеләр 3 урын яулады. Афәрин, егетләр - кызлар!
| |
|
Всего комментариев: 0 | |