Главная » 2015 » Июль » 20 » "Сәләт" сменасы ахырына якынлаша
08:36
"Сәләт" сменасы ахырына якынлаша

vv   "Сәләт - Саба" аланы спорт- интеллектуаль профилен исбатлый. Һәр көнне лагерьда төшке ашка кадәр дәресләр дәвам итә. Һәм инде дәресләрнең нәтиҗәләре дә күренә башлады. Буген без журналистика дәресләренә йөрүчеләрнең беренчел эшләрен дә күрдек. Бу Сәләт Саба гәҗите иде. Безнең яшь журналистларыбыз алан тормышын чагылдырган, кызыклы язмалар һәм фотосурәтләр төшерелгән гәҗит чыгарды. Көннең икенче яртысы футбол чемпионаты белән узса, кичке чара "Матурлык көне" иде. 19 июль көнне төшке ашка кадәр футбол ярышы үтте. Анда күчмә кубок 4 төркемгә бирелде. Ял вакыты үткәннән соң Гиннесслар рекорды көне үз эшен башлады. Анда 9 станция: “озын толым”, “Көнгерә”, “Гимнаст”, “Салават күпере”, “Турникman һәм турникwoman”, “1-2 сәлкеш”, “Нечкәбил”, “Иң күп сәдап”, “Футболист” бар иде.   Көн ахырында җиңүчеләр Гиннесның рекордлар китабына теркәлде. Кичке чара булып әйдаманнарга пародия куелды. 

 

Просмотров: 481 | Добавил: Vener@dl | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]