13:08 “Сәләтле балачак - өметле киләчәк” | |
23 нче апрель көнне Балалар иҗат үзәгендә “Сәләтле балачак - өметле киләчәк” конкурс – фестиваленең “Хореография”,“Остаз” номинацияләре үткәрелде. Бәйгенең төп бурычлары һәм максатлары булып үсеп килүче яшь буынны сәнгать ягыннан үстерү, активлаштыру, Бөтендөнья халыкларының гореф-гадәтләрен сәнгати яктан камилләштерү иде. “Хореография” номинациясендә – 24 чыгыш, “Остаз” номинациясендә – 11 чыгыш каралды һәм жюри түбәндәге нәтиҗәгә килде: “Хореография” номинациясендә җиңүчеләр 1-4 нче сыйныфлар: I урын – “Балачак” бию ансамбле, Мичән урта мәктәбе укучылары; II урын – “Ялкын” бию ансамбле, Тимершык урта мәктәбе укучылары; III урын – “Сәйлән” бию ансамбле, Саба гимназиясе укучылары. 5-8 нче сыйныфлар: I урын – “Ритм” бию ансамбле, Сәләтле балалар мәктәбе укучылары; I урын – “Бәхетле балачак” бию ансамбле, Сатыш урта мәктәбе укучылары; II урын – “Бисеринки” бию ансамбле, Килдебәк урта мәктәбе укучылары; 9-11 нче сыйныфлар: I урын – “Модерн”бию ансамбле, Юлбат урта мәктәбе укучылары. “Остаз” номинациясендә җиңүчеләр “Вокал” өлеше Сәләтле балалар мәктәбеннән “Вокал” түгәрәге җитәкчесе Мингазова Гөлия Шамилевна. “Хореография ” өлеше Сәләтле балалар мәктәбеннән “Хореография” түгәрәге җитәкчесе Насибуллина Миләүшә Гайфулловна. “Драма ” өлеше Югары Симет урта мәктәбеннән “Драма” түгәрәге җитәкчесе Гатауллина Зөһрә Рахматулловна. Призерлар: Югары Симет урта мәктәбеннән “Вокал” түгәрәге җитәкчесе Имамиев Илмир Илфатович; Сатыш урта мәктәбеннән “Хореография” түгәрәге җитәкчесе Аухадиева Нурания Аюповна; Шекше урта мәктәбеннән “Хореография” түгәрәге җитәкчесе Фаваризова Раилә Талгатовна.
| |
|
Всего комментариев: 0 | |