Главная » 2016 » Апрель » 30 » Сәләтле балалар мәктәбе укучылары якташ язучыларыбызны барлый
14:37
Сәләтле балалар мәктәбе укучылары якташ язучыларыбызны барлый

Сәләтле балалар мәктәбенең "Яңа пресса" өстәмә белем бирү берләшәмсендә шөгыльләнүче 5 нче сыйныф укучылары якташ язучыларыбыз иҗатын өйрәнеп, шул исемдәге китап нәшер итте (җитәкчеләре Димөхәммәтова Айгөл Шаһинур кызы). Әлеге хезмәттә тумышы белән Саба районыннан булган Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзалары булган әдипләр (Газиз Нәбиуллин, Мәгъсум Хуҗин, Фәүзия Бәйрәмова, Заһирә Гомәрова, Тәлгат Нәҗмиев, Рөстәм Зарипов) һәм Саба районының талантлы язучылары  (Зөфәр Шәйхетдинов, Гөлсинә Галимуллина, Миннегөл Манихова, Ильмира Гыймаева, Тәслимә Низами) турында мәгълүмат тупланган. Бу көннәрдә укучылар үзләрнең беренче иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр. Алар бу эшне бик зур кызыксыну белән, үзләрендә зур җаваплылык тоеп башкардылар. Бу - китапның беренче кисәге генә. Димәк, эш дәвамлы булачак. Чөнки  безнең төбәгебез талантларга бик бай. Уңышлар сезгә, укучылар!


 

Просмотров: 572 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]