Главная » 2016 » Апрель » 23 » Сәләтле балалар мәктәбендә «Тукай бәйрәме» үтте
15:06
Сәләтле балалар мәктәбендә «Тукай бәйрәме» үтте

   

Апрель  ае җитү белән  бөтен татар дөньясы  бөек шагыйребез, татар халкының сөекле улы Габдулла Тукай туган көнен билгеләп үтә. Әлеге дата уңаеннан Сәләтле балалар мәктәбендә дә аерым план буенча төрле чаралар үткәрелде.

       21 апрель көнне Сәләтле балалар мәктәбенең 1-10 сыйныф укучылары өчен Габдулла Тукайның тормыш юлын һәм иҗатына багышланган  республикакүләм бердәм дәрес   үтте.  Дәреснең беренче өлешендә 5 сыйныф укучылары Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлын чагылдырган театраль  күренеш тәкъдим иттеләр, ә икенче өлештә Габдулла Тукайның һәм Г.Тукайга багышлап иҗат ителгән шигырьләрне сәнгатьле сөйләү буенча конкурс үткәрелде. Бердәм дәрестә шулай ук Г.Тукай сүзләренә иҗат ителгән җырлар да яңгырады. Җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде:

1 – 4 сыйныфлар арасында:

1 урын – Зиннурова Сөмбел

2 урын – Таҗиева Ясминә

3 урын – Валиева Мәрьям

5 – 10 сыйныфлар арасында:

1 урын – Арикеева Гөлүсә, Галимова Илсинә

2 урын – Муллахметов Радик, Валиева Камилә

3 урын – Хасаншин Салават, Хурамшин Әмир

 

Просмотров: 424 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]