Главная » 2015 » Июль » 2 » Сәләтле җәй – 2015
19:02
Сәләтле җәй – 2015

    

Бүген, ягъни 2 июль көнне “Сәләт – Саба” аланы үз эшен башлап җибәрде. Иртән исә сәлкешләр килүенә әйдаманнар күңелле квест әзерләгәннәр иде. Гомумән, көн нәтиҗәле һәм тыгыз үтте. Көн буена төркемнәр газета чыгарып, үзләренең төркем презентациясенә әзерләнделәр. Кичке чарада төркемнәр презентациясе булды. Шул ук вакытта фестивальгә әзерлек гөрләде.

Әлеге сменада барлыгы 70 бала ял итәчәк.  Төрле кызыклы чаралар, берсеннән – берсе мавыктыргыч дәресләр, күнекмәләр, әңгәмәләр... 3 атна дәвамында болар бары да оештырылачак.  Балалардан бөркелгән нур әйдаманнарга көч биреп тора! Киттек, хәерле сәгатьтә!

 

Просмотров: 535 | Добавил: Vener@dl | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]