Главная » 2019 » Октябрь » 18 » «Саба муниципаль районында милли мәгарифне оештыру үзенчәлекләре»
16:51
«Саба муниципаль районында милли мәгарифне оештыру үзенчәлекләре»

      

18 нче октябрь көнне  районыбызда  мәгариф идарәсе муниципаль органнарының милли мәгариф өчен җаваплы методистлары, белем бирү оешмалары  җитәкчеләре һәм туган тел (татар теле) һәм әдәбият  укытучылары өчен «Саба муниципаль районында милли мәгарифне оештыру үзенчәлекләре» дигән  исем астында зона   семинар-киңәшмәсе булып узды. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы планы нигезендә уздырылган әлеге семинарда  Арча, Әтнә, Биектау, Балтач, Кукмара, Питрәч, Теләче, Лаеш, Балык Бистәсе һәм Мамадыш районнары вәкилләре катнашты.  Киңәшмәнең секция утырышлары  Сәләтле балалар мәктәп-интернаты, Тимершык урта мәктәбе, Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе һәм Шәмәрдән лицее базаларында узды. Саба гимназиясендә үткән пленар өлештә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Әхмәтҗанова Лилия Марс кызы, «Викимедиа РУ» татар телен кулланучылар төркеме әгъзасы Хамидуллин Абдулла Айрат улы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе  Салихов Данил Хәбибрахман улы һәм филология фәннәре кандидаты  ТР Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты  әдәбият белеме бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Абдуллина Диләрия Маратовналар чыгыш ясады.

Киңәшмә эшлекле һәм файдалы узды.

Просмотров: 301 | Добавил: Administrator | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]