Главная » 2019 » Ноябрь » 8 » Шәмәрдән лицее базасында Татарстан Республикасы Бөтенроссия хәрби-патриотик иҗтимагый юнармиячеләр хәрәкәтенең җирле бүлеге слеты
14:40
Шәмәрдән лицее базасында Татарстан Республикасы Бөтенроссия хәрби-патриотик иҗтимагый юнармиячеләр хәрәкәтенең җирле бүлеге слеты

       

Шәмәрдән лицее базасында «Юнармия» хәрәкәтенең җирле бүлеге слеты булып узды. Ачылу тантанасы "Юнармия" байрагын чыгарудан һәм юнармиячеләр тезелүеннән башланып китте. Җирле "Юнармия" бүлеге җитәкчесе Вәлиуллин Д.М.,Татарстан Республикасының Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссары Закиров Ф.Ф. чыгыш ясап,  яшь патриотларны грамота белән бүләкләделәр һәм  «Юнармия» сафына багышладылар. Саба гимназиясе педагогы Хәйриев И. З. 1 дәрәҗә медаль белән, җирле "Юнармия" бүлеге җитәкчесе Вәлиуллин Д. М. 2 дәрәҗә медаль белән бүләкләнделәр. Тантанада Икшермә кадет мәктәбе «Карабиннар» һәм «Барабанчылар» отряды югары дәрәҗәдә чыгыш ясадылар .Чара ахырында  Мемориаль һәйкәлгә чәчәкләр куелды.

Просмотров: 277 | Добавил: Administrator | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]