Главная » 2016 » Май » 25 » Соңгы кыңгырау
16:02
Соңгы кыңгырау

   

25 май көнне районыбыз мәктәпләрендә соңгы кыңгырау яңгырады. 162 укучы  11 нче сыйныфны, 353 укучы 9нчы сыйныфны тәмамлады.

Кадерле укучылар!

Соңгы кыңгырау бәйрәме котлы булсын! Сынауларда тел ачкычы, тапкырлык, зиһенлелек юлдаш булып, киләчәктә туплаган гыйлемнәренең файдасын күреп, иминлектә яшәргә язсын. Мәктәпне тәмамлап чыгучы егет-кызларга үз көчләренә ышаныч, нык сәламәтлек һәм алга таба тормышларында уңышлар телибез. Барлык хыялларыгыз тормышка ашсын, ышанычларыгыз аклансын! Ә калган балаларга каникулларының күңелле, һәм очрашуларга бай булуын телибез! Кайда гына булсагыз да, кемнәр генә булсагыз да, белем серләренә төшенергә өйрәткән мәктәбегезне онытмагыз. Укытучыларыгыз һәм әти-әниләрегезнең йөз аклыгы булыгыз. Уңышлар сезгә!  Хәерле имин юллар! 

 

Просмотров: 584 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]