Главная » 2011 » Декабрь » 7 » Өстәмә белем бирү – көн кадагында
13:29
Өстәмә белем бирү – көн кадагында
Балалар иҗат үзәгенең еллык планы нигезендә 6 нчы декабрь көнне Шекше урта мәктәбендә өстәмә белем бирү педагогларының "Өстәмә белем бирү – көн кадагында” темасына район семинары булып үтте. Семинарның 1 өлешендә 2 квалификацион категорияле өстәмә белем бирү педагогы Фаваризова Р.Т. "Вальс стильләре белән танышу темасына” ачык дәрес, 1 квалификацион категорияле технология укытучысы һәм "Оста куллар " берләшмәсе җитәкчесе Гарипова А.Р. "Кәгазьдән кәрзин үрү” темасына мастер – класс үткәрде, берләшмә эшчәнлеген чагылдыручы бик бай күргәзмәләр дә оештырылган иде. 2 өлештә "Самими балачак” темасына сыйныфтан тыш чара күрсәтелде. Әлеге чара телевизион тапшыру формасында эшләнеп, Шекше урта мәктәбендә өстәмә белем бирү эшчәнлеген чагылдырды. Семинарда катнашучыларга "Каурый каләм” берләшмәсендә шөгыльләнүчеләр (җитәкчесе Зиннәтова Э.Ш.) нәшер иткән "Кыңгырау” газетасы таратылды. Дәрестә һәм сыйныфтан тыш чарада мәгълүмати технологияләрдән нәтиҗәле файдаланылды Семинарның пленар өлешендә күрсәтелгән чаралар һәм дәресләр буенча фикерләр тыңланды, Балалар иҗат үзәгенең бүлек мөдире Хәнәфиева А.М. ярты еллык эшкә нәтиҗә ясады, педагогларның табельләрне дөрес тутыру, взнос акчаларын нәтиҗәле куллану буенча сорауларына җавап бирде; Балалар иҗат үзәгенең укыту – тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Димөхәммәтова А.Ш. үз чыгышында Шекше урта мәктәбендә өстәмә белем бирү эшенең яхшы оештырылуын һәм бүгенге чараларның да югары дәрәҗәдә үтүен әйтте, мәктәп җитәкчелегенә, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гарифуллина Г.Р. га рәхмәт белдерде.
Просмотров: 813 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]