Главная » 2019 » Ноябрь » 29 » «Өстәмә белем бирү өлкәсендә укучылар өчен белем бирү мохите булдыру» район семинары
08:49 «Өстәмә белем бирү өлкәсендә укучылар өчен белем бирү мохите булдыру» район семинары | |
«Балалар иҗат үзәге» нең еллык эш планы нигезендә 2019 елның 28 ноябрендә Саба муниципаль районы «Сәләтле балалар өчен аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү урта гомуми белем интернат-мәктәбе» базасында өстәмә белем бирү өлкәсендә «Педагогның һөнәри камилләшүе-өстәмә белем бирү системасында иҗат итүнең яңа офыклары» темасына район семинары узды. Семинарда катнашучыларга мастер-класслар тәкъдим ителде. Семинар үз эшен түгәрәк өстәл артында бүгенге чарага йомгак ясау һәм уку елының киләсе яртыеллыгына максатлар билгеләү белән тәмамланды. | |
|
Всего комментариев: 0 | |