Главная » 2012 Март 20 » Өстәмә белем бирү педагоглары семинары
14:46 Өстәмә белем бирү педагоглары семинары | |
16 март көнне Ә.А. Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта мәктәбе базасында район мәктәпләрендә эшләүче өстәмә белем бирү педагоглары өчен "Өстәмә белем бирү түгәрәкләрендә укучыларның табигый сәләтен үстерү” темасына семинар үткәрелде. Бу уку елында Олы Шыңар урта мәктәбендә укучыларга өстәмә белем бирү юнәлешендә "Баскетбол”, "Хореография”, "Оста куллар”, "Фольклор” берләшмәләре эшли. Семинарда әлеге берләшмәләрнең эшчәнлеге күрсәтелде: "Оста куллар” берләшмәсе җитәкчесе, мәктәпнең технология укытучысы Алия Мөхетдинова "Чәчәкләрдэ – тормыш яме” темасына мастер класста, җептән төрле технологияләр кулланып, оригиналь чәчәкләр ясарга өйрәтте. "Хореография” берләшмәсе җитәкчесе Әлфия Шайдуллина семинарда катнашучыларга "Ирланд биюе” темасына мастер –класс тәкъдим итте. Семинарның 2 өлешендә "Бездә һәрбер күңел сандугачлы” темасына класстан тыш чара күрсәтелде. Әлеге чарада Олы Шыңар урта мәктәбенең район һәм республика күләмендә төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулаган укучылары чыгыш ясады. Йомгаклау өлешендә мәктәп директоры Альфред Хәбибуллин, Балалар иҗат үзәгенең бүлек мөдире Алсу Хәнәфиева чыгыш ясады. Балалар иҗат үзәгенең укыту – тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Айгөл Димөхәммәтова үз чыгышында коллективның бердәм, тырыш булуын, укучыларның өстәмә белем бирү түгәрәкләрендә теләп шөгыльләнүләрен һәм конкурсларда нәтиҗәләрнең югары булуын билгеләп үтте, бүгенге семинарны оештырган мәктәп дирекциясенә рәхмәт белдерде.
Айгөл Димөхәммәтова Балалар иҗат үзәгенең директор урынбасары | |
|
Всего комментариев: 0 | |