Главная » 2012 » Апрель » 10 » Тәбриклибез!!!
14:00
Тәбриклибез!!!
Саба районы Тимершык авылы "Кояшкай” балалар бакчасында озак еллар тәрбияче булып эшләүче Хантимерова Дания Фәнәви кызының 55 яшьлек юбилее. Әлеге зур бәйрәме уңаеннан юбилярны профсоюзларның район комитеты рәисе Г.М.Гүзәлова, Тимершык урта мәктәбе профсоюз оешмасы җитәкчесе З.Ф.Нуруллина, "Кояшкай” балалар бакчасы коллективы (бакча мөдире Г.Х.Фазылова) тәбрикләде.
 
Хөрмәтле Дания Фәнәвиевна!
Сезне олы бәйрәмегез белән ихлас күңелдән тәбрикләп, изге теләкләребезне җиткерәбез. Сезгә саулык – сәламәтлек, озын гомер, сабырлык, гайлә бәхете, бәхетле, тигез, тыныч картлык телибез.
 
Сабыр да Сез, гади, кешелекле,
Кылган эшегез – бары изгелек.
Шатлыкларда үтсен килер көннәр,
Бәхетегез булсын гомерлек.
Просмотров: 581 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]