Главная »
2012 »
Январь »
25 » Тәҗрибә уртаклашу семинары
10:05 Тәҗрибә уртаклашу семинары |
Мәгариф өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу максатыннан 24 январь көнне районыбызда Апас районы вәкилләре: башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, мәгариф бүлеге җитәкчесе, мәгълүмати – методик үзәк директоры һәм мәктәп җитәкчеләреннән торган делегация булып китте. Алар Шәмәрдән лицее, Саба гимназиясе, Килдебәк урта мәктәбе, Саба кадет мәктәп – интернатының материаль – техник базасы, укыту – тәрбия эшендәге яңалыклар белән таныштылар, шулай ук Шәмәрдән балалар бакчасы, "Бәләкәч” балалар бакчасы, Саба спорт комплексы һәм бассейнда да булдылар. Районнның мәгариф тормышы кунакларда уңай тәэсирләр калдырды. |
Просмотров: 522 |
Добавил: Vener@dl
| Рейтинг: 0.0/0 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[
Регистрация |
Вход ]