Главная » 2012 » Март » 15 » Тарих һәм җәмгыять белеме фәне укытучылары семинары
08:38
Тарих һәм җәмгыять белеме фәне укытучылары семинары
14 март көнне Сатыш урта мәктәбе базасында "Тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрендә ИКТ куллану мөмкинлекләре” дип аталган темага районның тарих һәм җәмгыять белеме фәне укытучылары семинары узды. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Мәрданова С.Х. дәрестә ИКТ куллану мөмкинлекләрен һәм методларын тулысынча кулланып "XIV гасырның II икенче яртысында рус җирәрен җыю” темасына 6 сыйныфта ачык дәрес курсәтте. Шулай ук өлкән сыйныфларда "Яшь тарихчылар” интеллектуаль уенын оештырды. Укытучылар дәрескә һәм уткәрелгән чарага югары бәя бирделәр, узләренең киңәшләрен җиткерделәр. Татар теле һәм әдәбият укытучысы Мөхәмәтханова Г.М., озак еллар Саба районы мәгариф бүлеген җитәкләгән, Россия һәм Татарстанның атказанган укытучысы Шамил Зиннур улы Зиннуровның музей – бүлмәсенә хәтер – хатирәләрне яңартып кызыклы экскурсия оештырды. Районның тарих буенча методик-берләшмә җитәкчесе Әгъләмҗанов Р.К. БДИ сораулары буенча чыгыш ясады. Семинар түгәрәк остәл артында фикерләр алышу һәм алдагы эшкә бурычлар билгеләү белән тәмамланды.
Просмотров: 854 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]