Главная » 2015 » Декабрь » 23 » Тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының район семинары
18:47
Тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының район семинары

  

23 нче декабрь көнне Шәмәрдән лицеенда тарих һәм җәмгыять белеме  укытучылары өчен  “Укучыларны тарих һәм җәмгыять белеменнән дәүләт имтиханнарына сыйфатлы итеп әзерләүнең форма һәм методлары ” дигән темага эшлекле  семинар булып узды.   Семинар барышында Шәмәрдән укытучылары, эш тәҗрибәсе белән уртаклашып, ачык дәрес (тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Андреев В.Н.), сыйныфтан тыш чара (тарих укытучысы Батыршина Л.Н.) һәм практикум (югары категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Емельянова Л.М.)  уздырдылар. БДИ эшләрен тикшерү комиссиясе эксперты,  югары категорияле тарих укытучысы Гатауллина Э.И. “2016нчы елда тарих һәм җәмгыять белеменнән БДИ структурасы һәм спецификасындагы үзгәрешләр” дигән темага чыгыш ясады.

    Киңәшмә өлешендә тарих, Татарстан тарихы, җәмгыять белеме, хокук нигезләре һәм экономикадан район олимпиадаларына анализ ясалды, мәгариф идарәсе методисты Л.Ф.Гайнуллина чыгышы тыңланды.

 

Просмотров: 483 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]