Главная » 2016 Апрель 28 » Тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының район семинары
22:19 Тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының район семинары | |
28 нче апрель көнне Олы Кибәче урта гомуми белем бирү мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары өчен район семинары үткәрелде. Семинарның беренче көн тәртибе буенча Олы Кибәче урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Кәримова Ләйсән Рафил кызы 6 нчы сыйныфта ачык дәрес үткәрде. Икенче көн тәртибе буенча Җиңү көненә багышланган "Без балачак иленнән” дип исемләнгән сыйныфтан тыш чара күрсәтелде. Өченче көн тәртибе буенча РМБ җитәкчесе Гумерова Р.Р. тарих һәм җәмгыять белеменнән имтихан бирү үзенчәлекләренә күзәтү ясады. Семинар мәгариф идарәсе методисты Л.Ф.Гайнуллинаның чыгышы, фикер алышулар, эшләнгән эшләргә нәтиҗәләр ясау белән төгәлләнде.
| |
|
Всего комментариев: 0 | |