Главная » 2018 » Август » 24 » Тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының секция утырышы
16:49
Тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының секция утырышы

   

23нче август көнне Сәләтле балалар өчен мәктәп-интернатта  Саба районы мәгариф хезмәткәрләренең  август конференциясе кысаларында   тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының секция утырышы булып узды. Утырыш барышында төп доклад белән Саба мәгариф идарәсе методисты Гайнуллина Л.Ф. чыгыш ясады; тарих, җәмгыять белеме, Татарстан тарихын укытудагы  актуаль мәсьәләләр буенча чыгышлар, фикер алышулар булды. Шулай ук секция утырышында тарих һәм җәмгыять белеменнән БДИ эшләрен тикшерү комиссиясе  рәисе урынбасары Аглямзянов Рим Камилевич та катнашты.Ул БДИ һәм ТДИ буенча тәфсилле чыгыш ясады, укытучыларның сорауларына җаваплар бирде. Утырыш файдалы һәм эшлекле узды.

Просмотров: 435 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]