Главная » 2011 » Февраль » 18 » Татар әдәбитяыннан республика олимпиадасы
08:17
Татар әдәбитяыннан республика олимпиадасы

    Татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадалары дәвам итә. 14 – 16 нче февраль көннәрендә татар мәктәпләренең рус төркемендә укучы балалар арасында татар әдәбиятыннан республика олимпиадасы үтте. Әлеге олимпиадада да безнең район укучылары матур уңышларга ирештеләр. Шәмәрдән лицееның 10 нчы сыйныф укучысы Шөгаепова Алия (укытучысы Мулласалихова Гөлсирә Госмановна), Лесхоз урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Сафиуллина Сөмбел (укытучысы Төхбәтуллина Фәния Нуриәхмәтовна) җиңү яулап призер булдылар. Афәрин! Укучыларны һәм укытучыларны әлеге җиңүләре белән тәбрик итәбез, киләчәктә дә яңа иҗади уңышлар телибез.

Просмотров: 625 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]